Чистай муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2008 елның 31 октябре, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Административ регламент нигезендә күрсәтә торган мәгълүмат-консультаөия хезмәтен Татарстан Республикасы халкы ала алырлык булуны тәэмин итү өчен республиканың шәһәр һәм районнарында гражданнарны мәгълүмат-консультация күчмә кабул итүләре оештырыла. Күчмә кабул итү министр раслаган график нигезендә ай саен гамәлгә ашырыла. Чараны уздыру турындагы белдерү шәһәр һәм район администрацияләре тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы таратыла.
2008 елның 9 аенда ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Буа, Яр Чаллы, Мамадыш, Минзәлә, Әлмәттә гражданнарны кабул итү үткәрелде.
Бу атнада Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы башлыгы администрациясендә гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, бу чараны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов уздырды.
Министрга хокукый ярдәм алу максатында төрле сораулар белән, шул исәптән торак мәсьәләсе, җир законнары, мөлкәт пайларын бүлү, инвалидлык группасын ачыклау мәсьәләләре буенча Чистай шәһәрендә яшәүче 9 кеше мөрәҗәгать итте. Район халкы шулай ук министрга юл өйрү кагыйдәләрен бозу сәбәпле суд чыгарган карар белән килешмәүләренә шикаять белән, җинаять эшен кузгатуны кире кагу турында карар белән килешмәүләренә шикаять белән, әбинең торак мәйданыннан оныкны һәм аның балаларын мәҗбүри чыгару мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр. 3 кеше хезмәт законнары буенча консультация алу өчен һәм бер пенсионер хезмәт стажын билгеләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Халыкны кабул итү вакыты барышында тәгаен гаризалар белән генә түгел, республика һәм федераль законнарны аңлатып бирү гозере белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнарга да квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Районга эш сәфәре барышында министр М.М.Корманов муниципаль район башлыгы В.М.Козлов белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International