Рөстәм Заһидуллин Алабуга районы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстанда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектлар һәм республика программалары кысаларында чаралар тулысынча гамәлгә ашырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Алабугада укытучыларның ел саен уздырыла торган август конференциясендә хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, 2019 елдан “Мәгариф” милли проекты буенча 17 250 урынга исәпләнгән 15 мәктәп төзелгән, 711 мәгариф оешмасының матди-техник базасы яңартылган.

Агымдагы елда Татарстан Республикасында 8 590 урынга исәпләнгән тагын 8 мәктәп һәм 1 245 урынга исәпләнгән мәктәпләргә өстәмә 3 корпус, 2 200 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы төзү каралган.

Август киңәшмәсен уздыру кысаларында мәгариф системасы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Министр лаеклыларга бүләкләр тапшырды һәм барлык укытучыларга һәм тәрбиячеләргә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар һәм уңышлы уку елы теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International