Татарстан халкы бушлай юридик ярдәм ала алачак

2024 елның 25 августы, якшәмбе

30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Төп дәүләт бәйрәме уңаеннан 28 августта 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр татарстанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Түләүсез хокукый консультацияләр ТР Халыклар дуслыгы йортында оештырылачак. Чараны Татарстан Юстиция министрлыгы оештыра. Гражданнарга федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, прокуратура, дәүләт юридик бюросы вәкилләре, шулай ук адвокат һәм нотариус консультация бирәчәк.

Татарстанлылар башкарма производство, хезмәт законнары, пенсия, медицина һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алачак. Моннан тыш, Шәһәр һәм республика көнендә махсус хәрби операция ветераннарына һәм хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына аерым игътибар биреләчәк. Мондый йөкләмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов бирде.

Урыны: Татарстан Халыклары дуслыгы йорты (Казан, Павлюхин ур., 57)

Вакыты: 10:00 – 12:00

Алдан язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International