Мөхәррәм Ибәтов: Сайлауларда катнашу-безнең гражданлык бурычыбыз ул

2024 елның 8 сентябре, якшәмбе

Бүген, 8 сентябрьдә, республикабызда Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар уза. ТР Юстиция министрлыгы коллективы тавыш бирүдә актив катнаша.

“Сайлауларда катнашу - ул безнең гражданлык бурычыбыз. Без Дәүләт Советында үз мәнфәгатьләребезне яклаучыларны сайларга һәм Татарстанда яшәүче һәр кешенең тормышына йогынты ясаячак мөһим карарлар кабул итәргә тиеш”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов.

Министр урынбасары сүзләренчә, актив гражданлык позициясе республика үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. “Без чәчәк атучы һәм яшәү өчен уңайлы төбәктә яшәргә телибез, һәм безнең сайлау -Татарстан киләчәгенә өлеш кертү”, - дип ассызыклады министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, республиканың сайлау участоклары 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Үзеңнең тавыш бирү участогыңның номерын һәм аның адресын Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтларыннан, шулай ук РФ дәүләт хезмәтләреннән белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International