Башлангыч белем бирү учреждениеләре тулай торакларына урнаштыру мәсьәләсе буенча эшче төркем оешты

2008 елның 1 ноябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы башлангыч белем бирү учреждениеләре тулай торакларына урнаштыру мәсьәләсе буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Эшче төркем составына Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров керде. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләреннән торган эшче төркем республикадагы белем бирү учреждениеләре тулай торакларына тармаклы урнаштыру мәсьәләсен оператив хәл итү өчен оештырылды.
Эшче төркем әгъзалары тулай торакларга урнаштыру мәсьәләсен хәл итү буенча төп гамәлләр стратегиясен ачыкладылар һәм беренче чираттагы бурычларны билгеләделәр, шәхсән, ТР Юстиция министрлыгына РФның ТР буенча миграция хезмәте идарәсе белән берлектә училище тулай торакларында яшәүчеләр анализын уздырырга һәм суд тәртибендә чыгарылырга тиешле яшәүчеләр исемлеген төзү йөкләмәсе бирелде.
Бу чаралар белән беррәттән барлык тармак министрлыкларына үз ведомстволары карамагындагы тулай торакларны инвентаризацияләү, ә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тулай торакларның студентлар белән тутырылуы һәм моның эзлекле нәтиҗәсе буларак – аларның тулай торакларда яшәү ихтыяҗлары фаразын төзергә киңәш ителде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына – тулай торактан чыгарылгач, торакка мохтаҗ булган бюджетникларны ачыклау бурычы йөкләнде. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына тулай торактан чыгарылучы бюджетникларга социаль ипотека программасы буенча торак төзүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Эшче төркем утырышын ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры В.П.Васильев алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International