Татарстан Республикасы гавами хакимияте органнарының нормалар чыгару эшчәнлегендә мәгълүмати технологияләр актив кулланыла. 2018 елдан законнарны мониторинглау эшенә “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кертелде.
Система хокукый җайга салудагы каршылыкларны һәм җитешсезлекләрне автоматик режимда ачыклый. Система тәкъдимнәре Федераль һәм төбәк законнарындагы үзгәрешләргә төгәл җавап бирергә мөмкинлек бирә.
Эш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында алып барыла.
Республика җирле үзидарә органнары системасындагы эш нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә каралды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
“Системаны куллану чорында җирле үзидарә органнарының 43 меңнән артык актында кануннарга туры килмәү ачыкланды. 1 сентябрьгә тиңдәшсезлекләр 37 мең актта яки 85% бетерелгән”, - дип хәбәр итте үз чыгышында Министрлыкның бүлек башлыгы Ралия Гарифуллина.
Мөхәррәм Ибәтов Әгерҗе, Бөгелмә, Минзәлә, Саба муниципаль районнары вәкилләре белән муниципаль актларга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
“Ел саен 3 меңнән артык федераль һәм республика норматив хокукый актлары үз көченә керә. “Кодекс” системасы бу үзгәрешләрне күзәтүдә алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү кысаларында Юстиция министрлыгы тарафыннан үрнәк (модель) муниципаль актлар эшләнә, актуаль хокукый темалар буенча семинар-киңәшмәләр, видео аша кабул итүләр, стажировкалар, күчмә чаралар үткәрелә”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.