“Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” Закон кабул ителде

2008 елның 5 ноябре, чәршәмбе
Законлылыкны, хокук тәртибен һәм иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеген гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салучы “Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында” ТР Законы кабул ителде.
Законда Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалауның төп юнәлешләре, хокук бозуларны профилактикалау органнары һәм системасы учреждениеләренең функциясе билгеләнгән, республикада хокук тәртибе һәм куркынычсызлык торышының мониторингын һәрдаим уздыру каралган. Хокук бозуларны профилактикалау субъектларының вәкаләтләре билгеләнгән.
Хокук бозуларны профилактикалауның хокукый тәрбия һәм халыкны өйрәтү, профилактик әңгәмә, профилактик исәпкә алу, авыр тормыш ситуациясендә булган һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү кебек төрле формалары билгеләнгән.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң ун көн узгач үз көченә керә. Закон тексты “Ватаным Татарстан” газетасының 2008 елның 25 октябрендәге 225 номерында дөнья күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International