Халыкның хокукый культурасын күтәрү – хокук бозуларны профилактикалау системасының аерылгысыз өлеше

2008 елның 5 ноябре, чәршәмбе
“Җәмәгатьчелек белән үзара бәйләнеш, законнарны аңлату һәм хокукый агарту буенча эшне оештыру турында” 2008 елның 10 сентябрендәге 182 номерлы РФ Генераль Прокуратурасы боерыгы нигезендә халыкның хокукый культурасын күтәрү өлкәсендә прокуратура эшен камилләштерү буенча чаралар комплексы билгеләнгән.
Законнарны аңлату буенча эш гражданнарның хокукый нигилизмын җиңеп чыгуга юнәлгән һәм хокук бозуларны (аеруча яшьләр арасында) профилактикалау системасының, экстремизмга, ксенофобиягә, коррупция чагылышларына каршы торуның аерылгысыз өлеше булырга тиеш.
Прокуратура хезмәткәрләренә халыкны хокукый тәрбияләү буенча төрле органнар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре тарафыннан уздырыла торган чараларда һәрдаим катнашырга, гражданнар хокукын яклау буенча ярдәм итү юлы белән иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнештә булырга, шул исәптән заманча мәгълүмати технологияләрдән файдаланып хокукый агартуның яңа оештыру формаларын кертергә киңәш бирелде.
Белем бирү учреждениеләренең уку планнарында хокукый тематика булуны контрольдә тоту кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International