Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Татарстан Республикасы Конституциясе Көне уңаеннан котлавы

2008 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Конституция Көне – мөһим дәүләт бәйрәме. Югары кыйммәт итеп кешеләрнең хокукын һәм иреген, ә төп максат итеп – демократик социаль дәүләт булдыруны игълан иткән Татарстан Конституциясен Республикабыз Югары Советы кабул иткән көннән алып уналты ел вакыт узды. Конституция масштаблы социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар уздыруның нык фундаменты булды һәм үз идеяләренең хаклыгын һәм аларның яшәүгә сәләтлелеген раслады. Татарстан Республикасының хөрмәтле гражданнары! Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да бәйрәм белән - Татарстан Республикасы Конституциясе Көне белән котлыйм һәм чын күңелдән бәхет, корычтай нык сәламәтлек һәм уңышлар, Татарстан Республикасы чәчәк атсын өчен олуг ирешүләргә ирешүегезне телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International