Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары стажировкасы

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Теләче муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировка үтте.

“Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының административ - техник инспекция идарәсе” муниципаль казна учреждениесе башлыгының беренче урынбасары Вил Латыйпов һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров административ эш кузгату, административ материалларны карау, хокук бозучыларга җәза билгеләү турындагы карарларны җибәрү һәм административ комиссия карарларының үтәлешен тикшереп тору үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Суд приставлары хезмәте тарафыннан административ штрафларны түләтү тәртибе белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкарма эшне оештыру бүлеге өлкән инспекторы Әлфия Сәгъдиева таныштырды.

Стажерларны кызыксындырган сорауларга “Түгәрәк өстәл” режимында җаваплар бирелде.

Министрлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының тапшырылган дәүләт вәкаләтләре турындагы законнарның үтәлеше буенча хисап бирү тәртибен аңлаттылар.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International