Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын уздыру турында
2008 елның 7 ноябре, җомга
Халыкның сәламәтлеген ныгыту, массакүләм спорт төрләрен популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик тәрбияне пропагандалау, яшьләр арасында асоциаль күренешләрне профилактикалау, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнүгә ияләндерү, спорт корылмаларының барча халыкка да җитә алырлык булуны тәэмин итү өчен шартлар булдыру максатларында 2008 елның 20 октябрендәге 528-ПУ номерлы ТР Президенты Указы нигезендә 2009 ел Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм учреждениеләргә, хәйриячелек белән шөгыльләнүче һәм бүтән оешмаларга Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына әзерләнүдә һәм аны уздыруда актив катнашырга киңәш ителә.