РФ Хөкүмәте закон проектларын коррупциягә каршы экспертизалау тәртипләрен әзерләде

2008 елның 8 ноябре, шимбә
Россия Федерациясе Хөкүмәте закон проектларын, хөкүмәтнең һәм федераль ведомстволарның норматив актларын коррупциягә каршы экспертизалау тәртипләрен билгели торган махсус инструкция әзерләде һәм якын арада аны раслаячак.
Документларның “ришвәт сыйдырышлыгын” ачыклауга бәйсез экспертларны җәлеп итү каралган.
Экспертиза өч этапта узачак: ведомствоэчендә тест уздыру, документ проектларын Интернетта бастыру белән бәйсез экпертиза, аннары Юстиция министрлыгында тикшерү.
Коррупциягә каршы экспертиза буенча эшне РФ Юстиция министрлыгы контрольдә тотачак. Экспертлар закон проектларында очрый торган типик коррупция факторларын ачыкладылар: гражданнарга чиксез зур таләпләр куелу; карарлар кабул итүнең, мәгълүмат алу һәм файдалануның, гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрен карауның, контрольнең төгәл тәртибе булмау; лингвистик тәшкил итүче – ике мәгънәле яки тотрыксыз терминнар, бәяләү характерындагы категорияләр куллану.
Татарстан Республикасында Хокукый актларның һәм аларның проектларының коррупциягә каршы экспертизасын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында 2008 елның 22 сентябрендәге ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрыгына йомгаклауга керә торган, дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) гражданнар һәм дәүләтнеке булмаган юридик затлар белән бәйләнештә контроль, рөхсәт бирү, регистрация яки юрисдикция вәкаләтләрен билгели торган хокукый акт проектларына өстәмә рәвештә экспертиза уздыру йөкләнгән һәм Министрлар Кабинетына дәүләт хакимияте органнарының (дәүләт хезмәткәрләренең) контроль, рөхсәт бирү, регистрация яки юрисдикция вәкаләтләрен билгеләми торган бүтән хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, шулай ук бу вәкаләтләрне тормышка ашыру тәртибе һәм вакыты буенча тәкъдимнәр кертү хокукы бирелгән.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International