Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ташламалар һәм ярдәм чаралары саны артты

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә 2022 елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен ташламалар һәм ярдәм чаралары актив гамәлгә ашырыла. 2023 елның 1 гыйнварына республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 14 төр буенча 1 360 ташлама һәм ярдәм чаралары каралган иде. Агымдагы елда аларның саны 16 төр буенча 2 219 ташламага кадәр арткан.

Соңгы карарлар нигезендә, өстәмә чаралар исемлегенә хәрбиләрнең һәм аларның якыннарының тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән мөһим инициативалар кертелде. Яңалыкларның берсе  -  ата-аналарны балаларны гомуми белем бирү интернат-мәктәпләрендә тоткан өчен түләүдән азат итү. Шулай ук җирле салымнар буенча недоимканы, пенялар һәм штрафлар буенча бурычларны түләтүгә өметсез дип тану каралган.

Юстиция министрлыгы эшенең мөһим юнәлеше булып мондый актларны эшләүдә хокукый ярдәм күрсәтү, шулай ук гамәлдәге документларга тиешле үзгәрешләр кертү тора. Элегрәк Татарстан Республикасы юстиция министры билгеләп үткәнчә, республика Юстиция министрлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә бәйле муниципаль актларны актив рәвештә исәпкә ала.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары ташламаларның һәм финанс ярдәменең киң спектрын үз эченә ала: матди ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт өчен түләүгә ташламалар, социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарны үзара салым түләүдән азат итү һәм башка әһәмиятле чаралар.

Аерым алганда, Казанда, Актаныш, Кукмара, Минзәлә һәм Чистай районнарында, таксидан тыш, җәмәгать транспортында түләүсез йөрүгә ташламалар гамәлдә. Мәсәлән, Чистай шәһәреннән булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары электрон юл йөрү билеты (транспорт картасы) ярдәмендә җәмәгать транспортыннан түләүсез файдалана ала.

Чаллыда һәм республиканың 13 районында җир салымы буенча ташламалар каралган. Махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнгән яки контракт буенча хәрби хезмәткә чакырылган РФ гражданнары, шулай ук аларның гаиләләре бизнес өчен файдаланылмый торган бер җир кишәрлегенә салымнан азат ителә.

33 районның 1 565 торак пунктында гражданнар җыеннары карарлары буенча махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре 2024 елга үзара салым акчаларын түләүдән (тулысынча яисә өлешчә) азат ителде.

Шәһәр округларында һәм республиканың күп кенә районнарында өстәмә ярдәм күрсәтелә: түләүсез мәктәп яны лагерьлары һәм муниципаль лагерьларга юлламалар алуга беренче чираттагы хокук, мәктәп укучылары өчен түләүсез иртәнге һәм төшке ашлар, балалар бакчаларына балаларны йөртүгә чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү

Чараларның һәм кабул ителгән актларның гомумиләштерелгән исемлеге квартал саен РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International