“Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы”ның Үзәк Совет утырышы узды

2008 елның 7 ноябре, җомга
Кичә Мәскәүдә “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы”ның Үзәк Совет утырышы узды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов катнашты.
Совет утырышының көн тәртибенә Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлекләрендә коррупция белән көрәшү турында закон проектлары буенча фикер алышу нәтиҗәләре белән, шулай ук Ассоциация эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм Ассоциация эшен оештыру белән бәйле мәсьәләләр кертелде.
Аннары төбәк бүлекләре эше турында сөйләшү һәм Мәскәү, Сверловск һәм Оренбург өлкәләренең төбәк бүлекләре җитәкчеләренең эш тәҗрибәсе белән алмашу булды.
Утырышта катнашучылар “Закон ТВ” телеканалы эшчәнлеге хакында да фикер алыштылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International