Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы тулылана

2008 елның 10 ноябре, дүшәмбе
2008 елның октябрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 417 муниципаль хокукый акт – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары, муниципаль берәмлек башлыкларының һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләренең карарлары һәм боерыклары керде.
Күрсәтелгәннәр исәбеннән, шулай ук моңарчы кергән муниципаль хокукый актлар исәбеннән 511 акт карап тикшерелде, шулардан 342 акт бердәм банкка кертелде.
Һәрбер карап тикшерелгән актка карата хокукый экспертиза уздырылды, йомгаклау чыгарылды, алар акт чыгарган органнарга җибәрелде. Кирәк булган очракларда йомгаклаулар муниципаль хокукый акт нигезләмәләрен закон белән тәңгәллеккә китерү буенча тәкъдимнәрне үз эчләренә алган.
Бу юнәлештә җирле үзидарә органнары белән алып барылган эш үз нәтиҗәләрен китерүен билгеләп үтәргә кирәк. Мисалга, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “2007-2008 уку елында Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү турында” 27.09.2007 елдагы 1256 номерлы Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе карарының аерым закон нигезләмәләре законнарга каршы килү турында чыгарылган йомгаклау нигезендә күрсәтелгән карарга кимчелекләрне юк итүгә юнәлтелгән үзгәрешләр кертелде.
 
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International