Коррупция белән көрәш чаралары турында Канада экспертлары катнашуында семинар

2008 елның 11 ноябре, сишәмбе
10-11 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Канада экспертлары катнашуында “Канада: коррупция белән көрәш һәм дәүләт хезмәтендә эш этикасы кодексын саклау буенча чаралар” темасына россия-канада фәнни-гамәли семинары уза. Чара “Россия Федерациясендә дәүләт идарәсен үзгәртеп коруга булышлык итү” россия-канада программасы кысаларында уздырыла.
Оештыручылары – “Россия Федерациясендә дәүләт идарәсен үзгәртеп коруга булышлык итү” россия-канада программасының Мәскәү вәкиллеге, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарәнең Халыкара фәнни-белем бирү үзәге.
Семинарның беренче көнендә үк канада белгечләре коррупция белән көрәш чараларына һәм дәүләт хезмәтендә эш этикасын саклауга багышланган актуаль темалар турында сөйләделәр, БМОның Коррупция белән көрәш буенча конвенция һәм башка конвенция нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен кабул ителә торган гамәлләргә күзәтүләре белән уртаклаштылар, дәүләт хезмәтендә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен Канада тарафыннан кабул ителә торган превентив чаралар турында, шулай ук дәүләт акчасын тоту мәсьәләләре турында, законнар үтәлешен, суд эзәрлекләвен тәэмин иүче хезмәтләр һ.б. турында сөйләделәр.
Бүген дә семинар тыңлаучыларын мөһим темалар көтә. Алар коррупциянең алшарты буларак акчаны җиңел табу мәсьәләсенә һәм аңа каршы тору чараларына, шулай ук конвенция кабул итүдән көтелгән нәтиҗәләргә багышланачак. Канада белгечләре чыгышында законсыз табылган акчаларны илдән чыгару белән көрәш өлкәсендә халыкара гамәлләргә һәм җинаять юлы белән табылган чараларга карата хокукый яктан күрелә торган эшчәнлеккә аерым әһәмият бирелә.
Конференция эшендә Канада Иҗтимагый эшләр һәм дәүләт хезмәтләре министрлыгының куркынычлар буенча баш белгече Фрэнк Брюнета, Канада Юстиция министрлыгының өлкән юрисконсульты, җинаять юлы белән табылган акчаларны илдән чыгаруга каршы тору мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгеч Даниэль Мэрфи, шуйлай ук россия-канада программасы координаторлары катнашалар.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын бу чарада ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы консультанты Г.Ф.Әюпова тәкъдим итәләр.
 
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International