Юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров конкурс комиссиясе утырышында

2008 елның 11 ноябре, сишәмбе
ТР Балык Бистәсе муниципаль районында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты рәисе вазыйфасына кандидатларны алдан сайлап алу узды. Комиссия әгъзасы сыйфатында утырыш эшендә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Башкарма комитет рәисе вазыйфасын биләп торуга конкурс “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” ТР Законы, шулай ук муниципаль район Уставы һәм конкурс уздыру тәртибе турында Нигезләмә нигезендә игълан ителде. Конкурс комиссиясе ике кандидатка: И.Г.Фәйзуллин һәм З.С.Гайнетдиновка конкурста катнашу хокукы бирде. Ике кандидат та Балык Бистәсе муниципаль районы Советының бүген үтәчәк сессиясе тикшерүенә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышы ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Б.Х.Зиннуров рәислегендә узды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International