Россия Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе Хөкүмәте турында” Федераль конституция законына үзгәрешләр кертү хакында” федераль конституция законы проектын Дәүләт Думасына кертте, дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.
Закон проекты РФ Конституциясенә Дәүләт Думасы тарафыннан РФ Хөкүмәтенә карата контроль вәкаләтләрне беркетә торган төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
Закон проекты нигезендә РФ Хөкүмәте ел саен Дәүләт Думасына үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында, шул исәптән Дәүләт Думасы тарафыннан куелган мәсьәләләр буенча хисап тапшыра. Әлеге хисаплар алдан РФ Хөкүмәте утырышында карап тикшерелә, ә аларны әзерләү РФ Хөкүмәте Регламенты белән каралган тәртиптә гамәлгә ашырыла.