Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан ТР Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.
Лекция “Коррупция төшенчәсе һәм аның асылы. Коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнары таләпләре” темасына багышланган иде.
Илфат Марат улы коррупциягә каршы көрәшнең милли стратегиясе, “Коррупциягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру” региональ проекты турында сөйләде.
Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруның төп максаты коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү (аны профилактикалау), коррупциягә каршы торучы шартлар тудыру, җәмгыятьтә аңа карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру.
Эшләнгән законнар һәм закон актлары системасы коррупциягә каршы эшчәнлекне җайга сала. Бу документлар коррупциячел хокук бозулар өчен җаваплылыкны билгели һәм аларны булдырмау механизмнарын тасвирлый.
“Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында мондый лекцияләр үткәрү көч структураларында коррупциягә каршы көрәш буенча белем бирү эшенең аерылгысыз өлеше булып тора һәм коррупциячел хокук бозуларның теләсә нинди күренешенә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә”, - дип билгеләде Илфат Мингалимов.
Очрашу азагында Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Рафил Нәбиуллин Илфат Марат улына кызыклы лекциясе өчен рәхмәт белдерде.