Йортларда тавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттырган өчен штрафлар кертү

2008 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Мәскәү шәһәр думасы утырышында Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына торак йортларда, иҗтимагый файдаланудагы йортларда һәм торак төзелеше территорияләрендә тавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттырган өчен штрафлар кертүне күздә тоткан үзгәрешләр кертә торган закон чыгару инициативасы кабул ителде.
Утырышта Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марина Вакула Административ хокук бозулар турында кодексны торак һәм иҗтимагый биналарда, торак төзелешендә тавышның рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттырган өчен гражданнарга 2000 нән алып 2500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 3000 нән алып 4000 сумга кадәр штраф салуны күздә тоткан нигезләмәләр белән тулыландыру тәкъдим ителү хакында хәбәр итте.
Интерфакс
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International