Җинаять кодексының 177 статьясындагы төзәтмәләр, гамәлдәге редакциядән аермалы буларак, кредит түләүдән явызларча качып йөргән өчен бары компания җитәкчеләрен генә ирекләреннән мәхрүм итәргә, ә гражданнар өчен 100 000 сумга кадәр штраф санкцияләре яки мәҗбүри эшләр кертергә тәкъдим итә. Дөрес, монда бер үзенчәлек бар – ул да булса төзәтмәләрдә граждан – качып йөрүче өчен эре күләмгә сылтама юк. Бу исә бурычка алучы кайтарырга теләмәгән һәм кредит бирүчедән яшерә торган иң вак-төяк түләүләрне кичектерү дә җинаять җаваплылыгына китерә алуны аңлата.
РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр белән проекттан соң (әлеге документ Дәүләт Думасына кертелмәгән һәм РФ Хөкүмәте һәм Югары Суды тарафыннан йомгаклау көтә) түбән палата тикшерүенә инде кулланучыларны кредитлау базарында бурычка алучыларны яклауга юнәлдерелгән закон проектлары пакеты тәкъдим ителде. Пакет “Кулланучыларны кредитлау турында” закон проектын, шулай ук гамәлдәге сигез законга төзәтмәләрне үз эченә алган.
Закон проекты кредитны вакытыннан алда түләргә рөхсәт бирә, килешү төзелгәннән алып ике атна дәвамында кредит килешүен үтәүдән баш тарту хокукы бирә (суыну вакыты дип атала). Шулай ук бурычка алучы кредит акчасына алынган товарның (хезмәт күрсәтүнең) шактый кимчелекләре табылган очракта максатчан кредиттан баш тарту хокукы ала.