Юка боз бик тә ышанычсыз булырга мөмкин, һәм аның артында кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җитди куркынычлар яшеренгән.
Республика Юстиция министрлыгы боз өслегенә чыкканда сак булырга һәм түбәндәге төп куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә:
1. Тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме дәрәҗәсе начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгу бик куркыныч!
2. Сулык аша чыкканда, махсус боз аша чыгу урыннарыннан файдаланырга кирәк.
3. Сулыкны кичәргә мәҗбүр булганда, тапталган сукмаклар аша үтү яки инде салынган чаңгы юлы буйлап бару куркынычсызрак.
4. Бозның ныклыгын аяк белән тибеп карап тикшерергә ярамый.
5. Чатнаган юка бозга эләккән очракта, сакланып кына кире борылырга һәм үткән юлдан кирегә аякны шудырып кына барып, ярга кайтырга кирәк.
Тыела:
- бозга исерек хәлдә чыгу;
- боз өстендә сикерү һәм йөгерү;
- күп сандагы кешеләр бер ноктада җыелу;
- тиз агымлы елгаларда барлыкка килгән юка боз өстенә чыгу.
Бозның юкамы яки калынмы икәнен билгеләгәндә түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк:
Юка боз:
рәвеше: тишекле, күзәнәкле, кар белән капланган;
төсе: сөтле-болганчык, соры;
урыны: агымда, тирән һәм җил өчен ачык урыннарда, сазлы яр буйларында, күперләр астында, җылы һәм кайнар су ташланган урыннар янында, шулай ук камыш һәм башка үсемлекләр үскән урыннарда.
Калын боз:
рәвеше: үтә күренмәле;
төсе: яшькелт яки зәңгәрсу;
урыны: ачык карсыз киңлектә.
Бу гади кагыйдәләрне үтәү туңган сулыкларда кышкы сәяхәтләр вакытында куркынычсызлыкны сизелерлек арттырачак. Исегездә тотыгыз, тормыш һәм сәламәтлек һәрвакыт беренче урында булырга тиеш!