Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар җыеннарын үткәрүнең хокукый аспектлары турында фикер алыштылар. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән видео аша аралашуны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.
Чарада “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең юридик идарәсе баш белгече Рәмзия Исмәгыйлева, җирле үзидарә органнарына консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Альберт Камалетдинов катнаштылар.
Республикабызда җыеннар уздыру тәҗрибәсе соңгы елларда шактый артты. Быел җыеннар 800дән артык торак пунктта узды. Мондый җыеннарда күбесенчә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләләре карала.
Видео аша кабул итү барышында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә һәм җирлек башлыкларына җыеннар үткәрү тәртибе, гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм аларны куллану, шулай ук үзара салым кертелгән очракта республика финанславы белән бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Чарага йомгак ясап, юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов билгеләп үткәнчә, “муниципаль берәмлекләр халкы җирле үзидарәнең мөһим субъекты булып тора. Гражданнар җыеннары безнең территорияләр белән нәтиҗәле идарә итүгә һәм аларны үстерүгә ачкыч булып тора, бу гражданнарның хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеген яхшыртуга ярдәм итә”.