Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика гавами хакимияте органнарының “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Утырышны министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина үз чыгышында хәбәр иткәнчә, республикада 2018 елдан бирле эшли торган “Кодекс” системасы республиканың норматив хокукый актларына юридик анализны автоматлаштыруны тәэмин итә һәм законнардагы үзгәрешләргә үз вакытында җавап бирүдә ярдәмче булып тора.
Бирелгән мәгълүматларга караганда, системаның бөтен эшләү чорында республиканың 45 меңнән артык актында законнарга туры килмәү ачыкланган, аларның күпчелеген - 43 668 - муниципаль актлар тәшкил иткән. “1 апрельгә җирле үзидарә органнары тарафыннан 40 мең актта туры килмәүләр бетерелгән, бу ачыкланган хокук бозуларның 94% тәшкил итә”, - дип ачыклык кертте Ралия Расыйх кызы.
Шул ук вакытта дәүләт хакимияте органнары актларындагы туры килмәүләрне бетерү проценты 74% ка җитте. Гомумән алганда, республика күрсәткече ел башы белән чагыштырганда 2% ка артты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы система ачыклаган туры килмәүләрне бетерү буенча даими мониторинг үткәрә, ә нәтиҗәләр, тиешле чаралар күрү өчен, ай саен муниципаль берәмлекләргә җибәрелә.
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы хокук бозуларны вакытында бетерүнең мөһимлеген ассызыклады. “Норматив хокукый актлар халык тарафыннан көн саен файдаланыла һәм аларның законнарга туры килмәве хокук куллану практикасында кыенлыклар тудырырга мөмкин, - дип аңлатты ул. - Җаваплы хезмәткәрләргә бу эшкә аерым игътибар бирергә һәм актларда туры килмәүләрнең артуына юл куймаска кирәк”.