Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы юридик белгечлекләр буенча укуларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсендә катнашты. Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы советнигы Лениза Галиева кызыксыну белдергән 40 студент өчен консультацияләр үткәрде.
“Юстиция министрлыгы яшь белгечләрне үз командасына актив чакыра. Биредә югары уку йортларын тәмамлаучылар алган белемнәрен куллана һәм һөнәри күнекмәләрен тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә үстерә алачак”, - диде Лениза Галиева.
Очрашуда катнашучыларга ул Юстиция министрлыгындагы хезмәтнең төп өстенлекләре турында сөйләде.
Биредә сезгә:
- профессион һөнәри үсеш перспективасы белән тотрыклы керем;
- еллык отпуск;
- дәүләт гарантияләре һәм социаль яклау;
- остазлык һәм карьера үсеше системасы гарнтияләнә.
Әйдәп баручы советник эш графигының сыгылмалылыгын аерым ассызыклады: “Өлкән курс студентлары өчен без уку белән хезмәтне бергә уңышлы алып барырга мөмкинлек бирә торган сыгылмалы эш шартларын күздә тотабыз. Яшь белгечләрнең һөнәри яктан үсүе безнең өчен мөһим!”.
Вакансияләр ярминкәсендә Юстиция министрлыгы вәкилләре белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырдыгызмы? Бер дә борчылмагыз, эшкә урнашу турындагы барлык мәгълүматны +7 (843) 222-60-27, +7 (843) 222-61-06 телефоннары аша алырга мөмкин.