Татарстанда гражданнар банкротлыкка чыкканда бердәнбер торакны сату тәртибе үзгәрергә мөмкин

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

“Бөлгенлек (банкротлык) турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты нигезендә, банкротлык процедурасы кысаларында бурычлыларның бердәнбер торагын сатуны гамәлгә ашыруның яңа механизмын кертү планлаштырыла.

Закон проекты бурычлы кешенең бердәнбер торак урынын сату мөмкинлеген “торакка ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен җитәрлек булганнардан ачыктан-ачык артып китә” дигән шарт белән күздә тота.

Мондый торакны бәяләгәндә исәпкә алыначак:

- торак мәйдан;

- урнашкан урыны;

 - конструктив үзенчәлекләр;

 - тышкы бизәлеше һәм сәнгати бизәү дәрәҗәсе;

- инфраструктура дәрәҗәсе;

- техник җиһазлау.

 “Артык” торакны сатуны гамәлгә ашыру бурычлы өчен шул ук торак пунктта (һәм районда) урнашкан икенче торак сатып алу, торак законнары таләпләренә туры килү, бурычлының һәм аның гаиләсенең лаеклы яшәү рәвешен саклап калу, шулай ук гаилә әгъзаларының уку, эшләү урынын һәм аерым ихтыяҗларын исәпкә алу шарты белән генә мөмкин.

Бурычлы кеше алмашка бирелә торган торакны сайлауда катнашу хокукы алачак, ә финанс идарәчесе яңасын сатып алганчы иске торакка милек хокукын туктата алмаячак.

Әгәр торакны гавами тәкъдим аша сатканда алмаш торакны сатып алу һәм бурычларны түләп бетерү өчен җитәрлек бәягә ирешеп булмаса, торак бурычлыда калачак.

Әлеге үзгәрешләр кредиторлар мәнфәгатьләре һәм авыр финанс хәленә эләккән бурычлылар өчен лаеклы торак шартларын саклау арасында гадел баланс урнаштыруга  юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International