MAX та инвалидлар һәм пенсионерларның цифрлы таныклыклары барлыкка килде

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Хәзер MAX илкүләм мессенджерында цифрлы ID нигезендә ташламаларга формалаштырыла торган таныклыкны телефон экраныннан күрсәтүнең уңайлы функциясе бар.

Ул ничек эшли?

Сезнең төрле ташламаларга, музейларга түләүсез керүгә һәм юлда ташламалы йөрүгә хокукыгыз хәзер электрон рәвештә беркетелгән. Барысы да MAX мессенджерында мөмкин булган “цифрлы ID” яңа сервисы ярдәмендә. Бу документ сезнең алдан Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталында рәсмиләштерелә торган цифрлы ташламалы таныклыгыгыз нигезендә төзелә.

Кем өчен актуаль?

Пенсионерлар, инвалидлар, күпбалалы гаиләләр әгъзалары.

Нәрсә эшләргә кирәк?

- Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) һәм MAX кушымталарының соңгы версияләрен йөкләп алырга.

- MAX профиленә кереп, “цифрлы ID” бүлеген сайларга.

- Соралган ризалыкны бирергә һәм үз шәхесегезне уңайлы ысул белән расларга.

- Эшне тәмамлау өчен селфи ясарга.

Әзер! Хәзер сезнең таныклыкны онлайн кулланып була һәм ул традицион кәгазь варианты кебек үк эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International