Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Парламент холлында республика җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.

Чарада катнашучыларны әлеге мөһим вакыйга белән котлап, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, әлеге чара күркәм традициягә әверелде һәм анда катнашучылар өчен зур әһәмияткә ия.

Министр Министрлыкның җәмәгать судьялары белән тыгыз хезмәттәшлеген һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшне ассызыклады. Аерым алганда, ул “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында ел саен җәмәгать судьяларының суд участоклары биналарына капиталь һәм агымдагы ремонт ясалуын искәртте.

“Бу юнәлештә эшләп, без Татарстанда төп бурычларның берсен  - суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар тудыруны хәл итәбез”, - дип өстәде Рөстәм Илдус улы.

Чыгышы азагында министр җәмәгать судьяларына карар кабул итүдә ныклык һәм принципиальлек теләде, шулай ук катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады!

Тантанада Татарстанның төрле суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына 22 таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International