Муниципаль хезмәткәрләргә класслы дәрәҗәләр бирү мәсьәләсе җайга салынды

2008 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Федерация Советы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” ФЗ га үзгәреш кертү хакында” Федераль законны бертавыштан хуплады.
Федераль закон Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт үтү мәсьәләләрен регламентлый торган норматив хокукый базаны камилләштерүгә юнәлтелгән. Бу максаттан база законы муниципаль хезмәткәрләргә класслы дәрәҗәләр бирүнең хокукый нигезләрен билгели торган 9.1. статья белән тулылана.
Кертелә торган үзгәреш нигезендә Россия Федерациясе субъекты законы белән муниципаль хезмәткәрләргә класслы дәрәҗәләр һәм аларны бирү тәртибе каралган булырга мөмкин, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрне муниципаль хезмәтнең бүтән вазыйфаларына күчергәндә яки муниципаль хезмәт эшеннән киткәндә аларның саклану тәртибе билгеләнгән булырга мөмкин.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International