РФ Дәүләт байрагы һәм аның сурәтен ирекле куллану

2008 елның 14 ноябре, җомга
“Россия Федерациясе Дәүләт байрагы турында” Федераль конституция законына үзгәрешләр кертелде. Аннан файдалану аны мәсхәрә итү белән бәйле булмаган очракта, РФ Дәүләт байрагы һәм аның сурәтен гражданнар, иҗтимагый оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар тарафыннан куллану рөхсәт ителгән. Шул ук вакытта дәүләт символларына карата законсыз гамәлләр кылган өчен административ җаваплылык кертелгән.
08.11.2008 елдагы 197-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 17.10 статьясына үзгәрешләр кертелде. Шәхсән, яңа редакциядә Россия Федерациясе дәүләт символларына карата законсыз гамәлләр кылган өчен җаваплылыкны билгели торган норма бәян ителгән.
Документ нигезендә “РФ Дәүләт байрагын, РФ Дәүләт гербын яки гимнын рәсми файдалану тәртибен бозу гражданнарга 300 дән алып 500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 500 дән алып 1000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә”.
 
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International