Җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча семинар

2008 елның 15 ноябре, шимбә
2008 елның 11-13 ноябрь көннәрендә Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның уртак принциплары турында” 06.10.2003 елдагы Федераль закон тулы күләмендә үз көченә керү вакытына Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның мөһим мәсьәләләре” темасына семинар узды.
Әлеге семинар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы биргән заказ буенча ТР Министрлар Кабинеты, ТР Юстиция министрлыгы, КДТУның Җирле үзидарә органнары кадрларын әзерләү, аларга ярдәм күрсәтү системасының уку-методик үзәге тарафыннан оештырылган иде. Семинар эшендә 1952 кеше катнашты, алар арасында җирлек башлыклары ( башкарма комитет җитәкчеләре), җирлекләрнең башкарма комитет секретарьлары, җирлекләрнең бүтән вазыйфаи затлары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты белгечләре дә бар иде.
Үткәрелгән чараның төп бурычлары булып муниципаль берәмлек җитәкчеләрен муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән тәэмин итү, шулай ук 131 Федераль закон үз көченә керер алдыннан булган хәлне алдан тикшерү торды.
Семинарда материалны бәян итү белән ТР Конституция суды судьясы Л.А.Гусева, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе һәм башка югары уку йортлары галимнәре, шулай ук гамәли хезмәткәрләр катнашты.
Моңа охшаш семинарлар РФның барлык төбәкләрендә дә узачак.
 
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International