ТР Юстиция министрлыгында балаларны хокукый яклау секциясе утырышы

2008 елның 17 ноябре, дүшәмбе
“Россиягә ышанабыз – үзебезгә ышанабыз!” Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында II Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы кысаларында балаларны хокукый яклау һәм гражданлык-патриотлык тәрбиясе мәсьәләләре буенча секция утырышы шундый девиз астында узды.
II Татарстан Республикасының яшь гражданнары форумы үз эшен 2008 елның 16 ноябрендә Казан шәһәрендә башлап җибәрде һәм 2008 елның 18 ноябрендә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашуында узачак пленар утырыш белән тәмамлаячак.
Яшь гражданнар форумның икенче көнен иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча секцияләрдә эшләүгә багышладылар. Бүген Республиканың 8 министрлыгы җирлегендә балалар оешмалары активистларының Татарстан Республикасы балалар хәрәкәте белән хезмәттәшлек итү перспективаларын ачыклау өчен дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән очрашулары узды.
Моңа охшаш очрашу бүген ТР Юстиция министрлыгы бинасында да узды. “Россиягә ышанабыз – үзебезгә ышанабыз!” секциясе эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 50 дән артык 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Казан шәһәре гомуми урта белем бирү мәктәпләренең хокук сыйныфлары укучылары катнашты.
Секция эшендә күтәрелгән мәсьәләләрне тикшерүдә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, Республика оборона спорт техник оешмасы идарәсе рәисе Р.Р.Зарипов, “КонсультантПлюс. Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ генераль директоры С.М.Колсанов, ТР Яшьләр оешмалары советы идарәсе рәисе урынбасары Мөхәммәдиева Р.Р., ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча әйдәп баручы белгече Д.В.Фәхретдинов, шулай ук ТР Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Балалар иҗтимагый оешмаларында катнашучылар балигъ булмаганнарның хокукый наданлыгы белән көрәшкә юнәлтелгән проектлар тәкъдим иттеләр. Мисалга, мәктәп программасына хокук дәресләрен кертү, яшүсмерләр хокукын яклау өчен мәгълүмати –консультация үзәкләре, кече сыйныф укучылары өчен хокукый тематикага рольле уеннар булдыру, башлангыч сыйныфлардан алып бала хокукларын укучылар өчен аңлаешлы юл белән өйрәнү, шулай ук укучылар тарафыннан суд утырышларына һәм хокук саклау органнарына бару тәкъдим ителә.
Балалар проблемаларын тикшерүдә президиум әгъзалары бик актив катнаштылар. Мәктәп укучыларының хокук фәннәрен өйрәнүләре һәм киләчәктә хокук белеменә кереш фәнен укытырлык педагоглар әзерләү максатыннан “КонсультантПлюс. Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ генераль директоры С.М.Колсанов интерактив курслардан файдаланырга тәкъдим итте. Киләчәктә әлеге тәкъдимне тормышка ашыру республиканың өч министрлыгы: юстиция, мәгариф министрлыгы һәм яшьләр эшләре министрлыгы катнашында карап тикшереләчәк.
Форумда башка кызыклы тәкъдимнәр дә яңгырады: Казан шәһәре юридик югары уку йортлары студентлары оештырган мисалдан яшүсмерләр өчен “социаль клиникалар” булдыру, хокук фәннәрен өйрәнү белән мавыккан мәктәп укучылары өчен шәһәр һәм район хокук мәктәпләре һәм үзәкләрен булдыру.
Граждан-патриотлык тәрбия блогы Республика оборона спорт техник оешмасы идарәсе рәисе Р.Р.Зарипов катнашында узды. Ул әлеге блок эксперты ролендә дә катнашты. Хокукый блок экспертизасын ТР юстиция министры ярдәмчесе Т.П.Лобанова үткәрде.
Секция эше секциядә катнашучыларның күпчелек тәкъдимнәре кергән гомуми резолюция кабул итү белән төгәлләнде.
 
ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International