Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә муниципаль хезмәткәрләр өчен муниципаль берәмлекләр уставларын кануннарга туры китерү мәсьәләсенә багышланган семинар узды.
Семинар барышында 2024 елда Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль законга кертелгән үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Яңалыклар муниципаль берәмлекләр уставларына җитди төзәтмәләр кертүне таләп итә.
Бүгенге көндә кирәкле үзгәрешләрнең гомуми саныннан (3998), 2803е инде башкарылган, бу барлык планлаштырылган төзәтмәләрнең 70% ынт тәшкил итә. Төп үзгәрешләр арасында: җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен төгәлләштерү, муниципаль актларны бастырып чыгару һәм халыкка җиткерү, депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларын отставкага җибәрү.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында төрле дәрәҗәдәге 956 устав исәпләнә: 43е- муниципаль районнарга, 2се - шәһәр округларына, 39 ы - шәһәр һәм 872се - авыл җирлекләренә карый.
Муниципалитетлар вәкилләренә уставларга җентекле анализ ясап күрсәтелде, аларны теркәү вакытында килеп чыга торган проблемалы мәсьәләләр тикшерелде һәм кайбер муниципаль берәмлекләрнең уставларына үз вакытында үзгәрешләр кертмәү сәбәпләре каралды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уставларны вакытында актуальләштерүнең мөһимлеген ассызыклап, әлеге документларның муниципаль берәмлекләрнең төп норматив-хокукый актлары булуын билгеләп үтте. “Аларны яңарту заманча социаль-икътисадый чынбарлыкка тизрәк җайлашырга мөмкинлек бирә, территорияләр белән идарә итү сыйфатын яхшырта һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә”, - дип белдерде ул.