Яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирүгә муниципаль берәмлекләр арасында акча чыганакларын бүлешү

2008 елның 18 ноябре, сишәмбе
 “2008-2010 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” максатчан программа чараларын гамәлгә ашыруны оештыру максатларында 2008 елның 7 октябрендәге 737 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән муниципаль район һәм шәһәр округларына 2008 елда яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләргә акча чыганакларын бирү тәртибе расланган.
Муниципаль берәмлекләр арасында акча чыганакларын бүлү “2008 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законы тарафыннан билгеләнгән лимит чикләрендә, муниципаль берәмлектән кандидатлар исемлегенә кертелгән яшь гаиләләр санын исәпкә алып, муниципаль берәмлектә бирелергә мөмкин булган торакның булуыннан һәм яшь гаиләгә программа шартлары нигезендә бирелә торган социаль түләү күләменнән чыгып гамәлгә ашырыла.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары белән Программаны, бүленү нигезендә, федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабыннан гамәлгә ашыру турында килешүләр төзи. Чыганаклар бүленү килешү нигезендә, муниципаль берәмлекнең агымдагы кварталга чыганак акчаларын бүлүгә заявкасы керү вакытына карап башкарыла.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International