ТР Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы
2008 елның 18 ноябре, сишәмбе
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезендә ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 2 кеше катнашты.
Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән Тихонова Ильяна Владимировна конкурста җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Авиатөзелеш районы җәмәгать судьясы аппаратының 1 нче суд участогының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясенең тавыш бирүдә катнашкан әгъзаларының күпчелек тавышын алган Һадиева Наилә Илнур кызы җиңүче дип табылды.
Конкурс комиссиясе утырышында Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаны биләүгә конкурс сайлап алуы уздырылды. Конкурста 4 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясенең тавыш бирүдә катнашкан әгъзаларының күпчелек тавышын алган Нотфуллина Алсу Фәиз кызы җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 9 нчы суд участогының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән Насыйрова Динара Искәндәр кызы конкурста җиңүче дип табылды.
ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 8 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты. Кандидатларны билгеләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән Ковалева Яна Викторовна конкурс җиңүчесе дип табылды.