Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган муниципаль берәмлеккә муниципаль финанслар реформасына субсидия бирелмиячәк

2008 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Икътисади реформаларны үстерү максатында 2008-2010 елларда 100 мең кешедән артык халкы булган муниципаль берәмлеккә, шулай ук РФ Субъектлары башкалаларына “2008 елда муниципаль финанслар реформасына субсидияләр бүлү өчен муниципаль берәмлекләрне сайлап алу турында” 2008 елның 30 октябрендәге 536 номерлы РФ Финанс министры боерыгы нигезендә муниципаль финанслар реформасына федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. Субсидияләр сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россия Финанс министрлыгы тарафыннан бирелә.Сайлап алуны уздыру вакытында муниципаль финанслар белән идарә итү дәрәҗәсе дә исәпкә алына. Моннан тыш, сайлап алуны уздырыр алдыннан Россия Финанс министрлыгы дисквалификация критерийлары исемлеген билгели.
Моның белән бәйле рәвештә муниципаль берәмлек финанслары белән идарә итү дәрәҗәсен бәяләү индикаторлары билгеләнгән һәм муниципаль берәмлекләр өчен дисквалификация критерийлары китерелгән. Муниципаль финанслар белән идарә итү дәрәҗәсе юридик һәм физик затларга муниципаль хезмәт күрсәтүне стандартлаштыру, муниципаль хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үстерү, нәтиҗәгә, финанс менеджменты сыйфатына юнәлтелгән урта сроклы бюджетлауны кертү кебек һ.б. күрсәткечләрдән чыгып бәяләнә.
Сайлап алуда катнаша торган муниципаль берәмлек озайтылган бурыч йөкләмәләре (агрооблигацияләрне кертеп, кыйммәтле кәгазьләр, банк кредитлары, гарантияләр/поручительство буенча башкарылмаган йөкләмәләре һ.б.) булган очракта, муниципаль бюджетның хезмәт хакын түләү буенча кредитор бурычы һәм кайбер башка очракларда аңа карата дисквалификация кулланыла ала. Дисквалификация критерийларын тикшерү өчен мәгълүмат бирү формасы билгеләнде.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International