ТР Менделеевск муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү

2008 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Менделеевск муниципаль районы Советы бинасында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, гражданнарны күчмә кабул итү графигы нигезендә, гражданнарны кабул итте. Уздырылачак чара турында мәгълүмат район газетасы аша җиткерелде.
Юстиция министрлыгы җитәкчесенә Менделеевск шәһәре халкы муниципаль сайлауларны уздыру тәртибе белән бәйле, социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртуга исәпкә басу белән бәйле, “Хезмәт ветераны” исемен алу белән бәйле тәгаен сораулар белән генә түгел, законнарны аңлату гозере белән дә мөрәҗәгать иттеләр.Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар да үз сорауларына тәфсилле аңлату һәм җавап алдылар.
Гражданнарны кабул итү вакытында С.Н.Столяров Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары белән очрашып җирле үзидарә системасын үстерү турында, муниципаль берәмлек уставына үзгәрешләр кертү хакында һәм башка сораулар буенча сөйләштеләр.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International