ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләүгә конкурс уздыру турында

2008 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды. Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла.
ТР Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс турында тиешле нигезләмә расланган. Ул 2 этапны күздә тота һәм кандидатларның һөнәри дәрәҗәсен, аларның вакант вазыйфага булган квалификация таләпләренә туры килүләрен бәяләүдән тора.
Беренче этапта конкурста катнашу өчен документлар кабул итү турында (“Республика Татарстан” газетасында һәм Министрлыкның рәсми сайтында) игълан дөнья күрә, документлар, кандидатлар тарафыннан күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә, кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүләре ачыклана. Моның өчен конкурста катнашу өчен тәкъдим ителә торган документлар исемлеге бар.
Кандидатларны конкурста катнашуга кертү турында карар махсус булдырыла торган конкурс комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Әлеге комиссия конкурсның икенче этабында кандидатларның сыйфатын бәяли. Бүген узган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Юстиция министрлыгы кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Комиссия карары белән конкурста җиңүче дип тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алган Хәсәнов Марат Хәким улы табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Министрлыкта ТР юстиция министрының конкурста җиңүчене граждан хезмәтенең вакант вазыйфасына билгеләү турында боерыгы чыга һәм аның белән хезмәт килешүе төзелә.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International