Татарстанда җирләү эше һәм ритуаль хезмәтләр өлкәсендә эшне камилләштерү чаралары дәвам итә

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика территориясендә җирләү эше һәм ритуаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендәге җитешсезлекләрне бетерү чаралары оештырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнарының ритуаль хезмәтләрне оештырудагы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Муниципаль хезмәткәрләр өчен семинарны юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрде.

Зиратлар урнашкан җир кишәрлекләрен муниципаль милеккә рәсмиләштерү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Республикада 3816 зират теркәлгән. 2025 ел башына территорияләрнең 97% ы рәсмиләштерелде, әмма 105 кишәрлек буенча процедура тәмамланмаган әле. Бу эш агымдагы елда төгәлләнер дип планлаштырыла.

Моннан тыш, җирләү эше мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган хезмәтләр оештыруга да зур әһәмият бирелә. 2025 ел башына мондый хезмәтләр Татарстан Республикасының 45 муниципалитетының 42сендә эшли, бу гомуми санның 97% ын тәшкил итә.

Шулай ук күмү урыннарын электрон реестрларга кертүдә актив эш алып барыла. Бүгенге көндә күмү урыннарын цифрлы форматта исәпкә алу алты муниципаль берәмлектә оештырылган: Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук Балтач, Бөгелмә, Алабуга һәм Зеленодольск районнарында.

Әлеге юнәлештә эшчәнлек дәвам итәчәк. Бу өлкәдә хокукый һәм практик җитешсезлекләрне бетерү гражданнарның хокукларын яхшырак яклауны тәэмин итәчәк һәм күрсәтелгән ритуаль хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртачак, - диде Мөхәррәм Мансур улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International