ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә ярышлар

2008 елның 21 ноябре, җомга
Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә ТАССР Юстиция министрлыгын 1971-1987 елларда җитәкләгән ТАССР юстиция министры Әнәс Габдулла улы Таҗетдинов истәлегенә комплекслы көрәш буенча Х ярышны ачу тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә Россиянең комплекслы көрәш федерациясе президенты Э.Ю.Юфимцев, ТРның баш суд приставы Х.Г.Шәрипов, ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнаштылар.
Бүген “Батыр” спорткомплексында ярышларны ачу тантанасы булачак. Ярышлар 21 һәм 22 ноябрь көннәрендә “Батыр” спорткомплексында, 8 финал ярышы 23 ноябрьдә “Баскет-холл”ның кече залында узачак. Ярышларда Курган, Ульяновск өлкәләреннән, Ханты-Манси автономияле округыннан, Чечен һәм Мордовия Республикаларыннан 8 команда катнашачак. Барлыгы 80 гә якын спортчының катнашуы көтелә.
Ярышка мактаулы кунак буларак элеккеге министрның тол хатыны Мәдинә Нәҗип кызы Таҗетдинова чакырылган.
ТР Юстиция министрлыгы ярышта номинацияләрнең берсен булдырды, аның җиңүчесенә кыйммәтле бүләк бирү каралган.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International