Бүген Казанда яшәүчеләр төрле хокукый мәсьәләләргә карата юристлардан түләүсез киңәшләр алдылар. Профильле ведомстволар, федераль структуралар һәм күзәтчелек органнары белгечләре республика халкына хезмәт ветераннарына социаль ярдәм чараларын, эш бирүчедән хезмәт хакы буенча бурычларны түләтү процедурасына кагылышлы закон нигезләмәләрен, шулай ук телефон караклыгы белән бәйле вәзгыятьтәге гамәлләрне аңлаттылар. Барлыгы 20гә якын сорау килде. Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган чара Халыклар Дуслыгы йортында узды.
Чара барышында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгеченә үзенең Россия хезмәт ветераны булуын әйтеп, пенсионер ханым мөрәҗәгать итте. Ул гражданнарның әлеге категориясе өчен законда каралган социаль ярдәм чаралары исемлеген төгәлләштерүне сорады. Министрлык хезмәткәре аңлатканча, гамәлдәге законнар нигезендә Россия хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә социаль ярдәм чаралары, шулай ук җәмәгать транспортында йөрү өчен транспорт картасы алу каралган. “Әлеге ташламаларны мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча урнашкан “Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге” дәүләт казна учреждениесенең төбәк бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү юлы белән алырга мөмкин”, - диде белгеч.
Катнашучыларның берсе прокуратура вәкиленә телефон аша кырыгалдар белән сөйләшү уңаеннан борчылып мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызга билгесез затлар шалтыраткан, аларга ул үзенең паспорт сериясен һәм номерын әйткән. Ханым аның шәхси мәгълүматларыннан файдаланырлар дип курыккан. Белгеч аңлатканча, паспорт номеры һәм сериясе турында мәгълүмат кына мошенниклык өчен җитәрлек түгел. Әмма хокук саклау органнары вәкиле кайбер саклык чаралары күрергә киңәш итте. Барыннан да элек, ул дәүләт хезмәтләре порталында парольне кичекмәстән үзгәртергә һәм мәҗбүри рәвештә ике этаплы аутентификацияне тоташтырырга, шәхси кабинетка үзенең кәрәзле телефон номерын теркәп куярга киңәш итте. Бу сайттагы һәр мөһим гамәл теркәлгән номерга җибәрелгән махсус СМС-код белән расланачак дигәнне аңлата. “Исегездә тотыгыз, зинһар, - дип өстәде ул, - беркайчан да чит кешеләргә тикшерү кодларын һәм шәхси мәгълүматларны әйтмәгез. Бу сезнең үз-үзегезне яклавыгыз”.
Ханым консультация өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде. “Мин аптырашта идем, борчылдым, кая мөрәҗәгать итәргә дә белмәдем. Консультация бик вакытлы булып чыкты. Рәхмәт!”, - диде ул.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, үз чиратында, чарада катнашучыларның барысына да уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерә!