Владимир Путин Дәүләт Думасына табышка салымны фактта алынган керемнән чыгып түләү турындагы законны кабул итәргә йөкләмә бирде

2008 елның 21 ноябре, җомга
РФ Хөкүмәте рәисе Владимир Путин бизнеска табышка салымны фактта алынган керем нигезендә түләү хокукы бирергә кирәк дип белдерде.
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белдергәнчә, 20 ноябрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең Х съездында чыгыш ясаганда, Путин, шул рәвешле, бизнес “кәгазьдә генә булган” табышка салымны түләмәү, ә төбәкләр исә артык түләнгән салымны кайтармау мөмкинлеген алачак дип билгеләп үтте.
Путин шулай ук кыска вакыт эчендә бу хакта законны эшләү һәм кабул итү йөкләмәсе белән Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать ите. Премьер-министр сүзләренчә, әлеге норма, 2008 елның 28 ноябреннән эшли башларга тиеш.
 
www.regnum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International