Россия Президенты вәкаләтләре 6 елга кадәр озайтылды

2008 елның 22 ноябре, шимбә
РФ Дәүләт Думасы Конституциягә Президент вәкаләтләре вакытын 4 елдан 6 елга кадәр, парламентның түбән палатасы вәкаләтләре вакытын 4 елдан 5 елга кадәр озайту турында төзәтмәләр кертүне хуплады. Әлеге нормалар киләсе Президент һәм Парламент сайлауларыннан соң үз көченә керә.
Әлеге карарны 392 депутат хуплады. Кирәк булган минимум 300 тавыш кирәк иде. 57 депутат каршы тавыш бирде. Хәзер илнең Төп законында: “РФ Президенты РФ гражданнары тарафыннан 6 елга, Дәүләт Думасы 5 елга тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана”,- диелә.
Закон проектын 11 ноябрьдә Дәүләт Думасы каравына ил башлыгы Дмитрий Медведев кертте.
 
“Вести.Ru”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International