Татарстан Юстиция министрлыгы искәртә: чатларда кешене мыскыллаган өчен штраф түләргә туры килүе бар

2025 елның 18 мае, якшәмбе

Казанның Совет районы буенча 13 нче суд участогы җәмәгать судьясы элеккеге ирен мыскыл иткән өчен бер хатынга 3 мең сум штраф салган.

Эш материаллары ханымның мессенджерда элеккеге иренә, аны тупас кимсетеп, хәбәрләр җибәргәнен күрсәтә.

Судья билгеләп үткәнчә, мыскыллау психологик көчләүгә керә.

Эш материалларын анализлап, судья җавап тотучы кулланган сүзләрнең җәмгыятьтә үз-үзеңне тотуның рөхсәт ителми торган нормалары булуын билгели һәм гомуми кабул ителгән әдәплелек кагыйдәләрен тупас бозу дигән нәтиҗәгә килә. Җәза билгеләнгәндә ханым тәрбиясендә балигъ булмаган балалар булуы исәпкә алынган.

Җавап тотучы билгеләнгән штрафны 60 көн эчендә түләргә һәм түләүне раслый торган белешмәне суд участогына тапшырырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International