2008 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Татарстан Республикасының 2009-2011 елларга Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика Программасын раслады. Әлеге Программа нигезендә республика министрлыклары, ведомстволары, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ведомство һәм муниципаль программалар эшли һәм аларны гамәлгә кертүне тәэмин итә.
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә ТР Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча даими эшче төркем утырышы узды. Утырышта ТР Юстиция министрлыгының 2009-2011 елларга Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы көрәш сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча яңа программа проектын эшләү мәсьәләсе тикшерелде.