ТР территориясендә гадәттән тыш хәлләр турында SMS-хәбәрләр тарату хакында боерык кабул ителде

2008 елның 24 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы гражданнарын гадәттән тыш хәлләр турындагы мәгълүмат белән үз вакытында тәэмин итү максатларында 2008 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр турында SMS-хәбәрләр тарату хакында боерык кабул ителде.
Документ нигезендә “Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасындагы гадәттән тыш хәлләр турында элемтә операторлары аркылы гражданнарны үз вакытында җиткерергә тиеш”.
Үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасында гамәлгә ашыра торган кәрәзле элемтә операторларына гражданнарны Татарстан Республикасындагы гадәттән тыш хәлләр турында үз вакытында хәбәрдар итү максатыннан Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәрләр тарату өчен техник мөмкинлек булдыру тәкъдим ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International