Бүген Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы Рәисен сайлауны билгеләү турында” карар басылып чыкты. Документ нигезендә сайлаулар 2025 елның 14 сентябренә билгеләнгән.
Әлеге карар депутатлар тарафыннан җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында хупланды.
Карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә. Якын арада Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайлау процессын законнар нигезендә оештыруга керешәчәк.
Татарстан Республикасы Рәисчен сайлаулар гомуми һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш бирү юлы белән үткәрелә.