Муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп оештыру мәсьәләләре буенча практикум

2008 елның 25 ноябре, сишәмбе
25.11.2008
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР юстиция министры урынбасары - ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм үзгәртеп оештыру мәсьәләләре буенча практикум уздырды. Чарада катнашу өчен Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Тәтеш муниципаль районнары һәм Казан шәһәр округы вәкилләре чакырылган иде.
ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты тарафыннан Республиканың муниципаль район һәм шәһәр округларындагы җирлекләре чикләрен картографик тасвирлауны раслау турында, шулай ук җирле үзидарә органнарының мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында, әзерләп Дәүләт Советына кертелгән закон проектлары турында гомумиләштерү ясалды.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының җирлекләрне берләштерү буенча тавыш бирүне билгеләү турындагы карар проектын әзерләү буенча гамәли эш рәвешендә үткән чараның көн кадагында әзерләнгән закон проектларын гомумиләштерү һәм анализлау мәсьәләсе торды.
Чикләрне үзгәртү һәм җирлекләрне үзгәртеп оештыру буенча закон проектларын эшләү мәсьәләләрендә җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтү максатыннан ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаменты тарафыннан искәрмә эшләнде. Практикумда катнашкан һәр кеше үз эшендә файдалана алырлык искәрмә алды. Практикум җирлек чикләрен үзгәртү буенча документлар әзерләү белән бәйле гамәли сораулар буенча тест үткәрү белән тәмамланды.
Практикум эшендә ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина һәм ТР юстиция министры киңәшчесе Ә.Г.Исхаков катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International