Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы
2008 елның 25 ноябре, сишәмбе
Гамәлдәге закон нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләү конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән Досмамедова Светлана Рәфыйк кызы җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Сәләхова Елена Геннадьевна конкурста җиңүче дип табылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы җәмәгать судьясы аппаратының 4 нче суд участогының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире вакант вазыйфаны биләүгә конкурс сайлап алуы буенча тавыш бирү узды. Конкурста 3 кандидат көч сынашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Галиев Алмаз Рөстәм улы җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьясы аппаратының 6 нчы суд участогының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаны биләүгә конкурста 3 кандидат катнашты. Комиссия карары белән Әкрәмова Лилия Равил кызы җиңүче дип табылды.
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 5 нче суд участогының суд утырышы секретаре, ТР Югары Ослан районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы белгече вакант вазыйфаларны биләүгә конкурс, икенче кандидат килмәү сәбәпле, Министрлыкның конкурс комиссиясе карары белән узмаган дип санала.