Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында

2008 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүне көчәйтү максатларында Татарстан Республикасы Президенты 2008 елның августында “Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында” Указ имзалады.
Указ нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган очракта һәр бала исәбеннән 10000 (унар мең) сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие, шулай ук берьюлы өч һәм аннан да күбрәк туган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә балаларына 1,5 яшь тулганчы һәр бала исәбеннән 1000 (берәр мең) сум күләмендәге ай саен бирелә торган пособие түләнә башлый.
Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган очракта һәр бала исәбеннән 10000 (унар мең) сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие, шулай ук берьюлы өч һәм аннан да күбрәк туган балалар тәрбияләүче гаиләләргә балаларына 1,5 яшь тулганчы һәр бала исәбеннән 1000 (берәр мең) сум күләмендәге ай саен бирелә торган пособие балалы гаиләләр өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән билгеләнгән социаль ярдәмнең башка чараларына хокуклары булуга карамастан бирелә.
Югарыда бәян ителгән Указ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2008 елның 17 ноябрендәге карары белән берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә гаиләләргә пособие билгеләү һәм түләү тәртипләрен билгели торган нигезләмәне раслады.
Берьюлы өч һәм аннан да күбрәк туган балаларның ата-аналары, опекуннары, уллыкка алучылары, приемный ата-аналары булган, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче РФ гражданнарына билгеләнә һәм түләнә.
Нигезләмәдә пособиене билгеләү өчен тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге ачыкланган, әлеге пособиеләрне билгеләү турындагы гариза формасы расланган, пособие түләнми торган очраклар билгеләнгән.
Бер тапкыр бирелә торган пособие түләү рәвешендәге социаль ярдәм чарасы 2009 елның 1 гыйнварыннан берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала тууга бәйле рәвештә барлыкка килә торган хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International